Мөслим универсаль спорт залында спартакиадага старт бирелде
04.02.2023
4 февраль көнне районыбызда спартакиадага старт бирелде. Мөслимнең универсаль спорт залында оешмалар һәм предприятиеләр арасында XXXIII Спартакиада ярышларының официаль ачу тантанасы узды.
Спартакиаданың тантана өлешендә ГТО нормативлары тапшырган яшь спортчыларга ГТО удостоверениялары, значоклары тапшырылды.
ГТО нормативларын алтын билгегэ тапшырдылар:
Алихан Фазлыев, Раяз Мадяров, Айсылу Асадуллина, Рафаэль Юмагулов, Ислам Мухсинов.
Район башлыгы Альберт Хуҗин спорт сөючеләргә уңышлар теләде.




